Биографиясе

1935 елның 1 ноябрендә Удмурт АССРның Сюмси районы Ходыри авылында туа.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1959).

1959–1963 елларда Ижевск республика ветеринар бактериология лабораториясенең паразитар авырулар бүлеге табибе булып эшли; бер үк вакытта, 1960 елдан, йогышлы авырулар бүлегенә җитәкчелек итә.

1963 елдан Казан ветеринария институтында (хәзер Казан ветеринария медицинасы академиясе), нәорганик һәм органик химия кафедрасы мөдире (1968–1990), шул ук кафедрада доцент (1990–2008).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләренең тереклек эшчәнлегенә микроэлементлар һәм витаминнар тәэсирен өйрәнүгә карый.

Машковцев туфракта, үләндә, терлекләрнең тән тукымасы һәм органнарында селен булу-булмавын анализ ясап тикшерә.

Бүләкләре

Удмурт Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2002).

Хезмәтләре      

Использование хелатных форм микроэлементов в животноводстве. К., 2005 (автордаш);

Профилактика и терапия селеновой недостаточности у сельскохозяйственных животных. К., 2005.

Әдәбият       

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.