Биографиясе

1958 елның 16 сентябре, Казан шәһәре – 2018 елның 20 мае, шунда ук. 

Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1980). 1984 елдан Казан технология университетында укыта, 1996–1998 елларда социаль һәм гуманитар технологияләр факультетының социаль эшләр кафедрасы мөдире, 1997–1998 елларда өстәмә белгечлек факультеты деканы һәм Казанда әл-Бәйт университетының (Иордания) Россия бүлекчәсе җитәкчесе. 1998–2008 елларда Казан энергетика университетының менеджмент кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре чит илләрдә һәм Россиядә ислам гыйлеме, ислам һәм сәясәт мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Ислам в СССР: анализ зарубежных концепций. Казань, 1991.

Религия в истории и культуре: Учебник для вузов. М. 2000 (автордаш).

Мусульманка. М., 2005.

Totalitarian sects and Youth in Modern Russia // Jugend – 2000 jahre nach Gesus. Fr./M., 1996 (автордаш).

Sacred journeys. L., 1997 (автордаш).