- РУС
- ТАТ
метеоролог, физика-математика фәннәре докторы (1998), профессор (2003)
1946 елның 29 июлендә Саратов шәһәрендә туа.
Саратов университетын тәмамлый (1969).
1971–1974 елларда СССР Гидрометеорология фәнни-тикшеренү үзәгендә.
1975 елдан Украина Гидрометеорология фәнни-тикшеренү институтында климатик тикшеренүләр һәм һава торышын озак вакытка фаразлау бүлеге мөдире.
Хезмәтләре озак вакытка климат үзгәрешләрен һәм һава торышын фаразлау ысулларын эшләүгә карый.
Мартазинова тарафыннан зур масштаблы атм. күренешләре (җылылык күчешләре, атмосфера циркуляциясе һ.б.) өйрәнелә һәм аларның вакыт-вакыт ике айлык кабатланучанлыгы ачыла. Айлык, сезонлык һава торышын фаразлауның нигезен тәшкил иткән «йөзүче аналог» алымын эшли.
Бөтендөнья метеорология оешмасы эксперты (1997 елдан).
Крупномасштабная атмосферная циркуляция XX столетия, её изменения и современное состояние // Тр. Укр. науч.-исслед. гидрометеорол. института. 1998. Вып. 246 (автордаш);
Влияние возмущённости геомагнитного поля на процессы атмосферной циркуляции в Северном полушарии // Тр. Укр. науч.-исслед. гидрометеорол. института. 2000. Вып. 248 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.