- РУС
- ТАТ
энергетика машиналары өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (1977), профессор (1978), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1981)
1921 елның 31 октябре, Петроград — 2009 елның 29 мае, Казан.
1946 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, моторлар төзү факультеты деканы (1958–1962), профессор-консультант (1986 елдан).
Хезмәтләре турбомашиналар теориясенә һәм аларны проектлаштыру, гидрогазодинамик исәпләү алымнарына карый. Максутова турбиналар һәм компрессорлар характеристикаларына режимлы параметрларның йогынтысын тикшерә.
«Труды КАИ» җыентыгындагы «Двигатели летательных аппаратов» сериясенең җаваплы редакторы (1966–1976).
ТАССР ЮС депутаты (1955–1963).
«Почёт билгесе» ордены, медальләр; ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Газовые турбины авиационных двигателей. М., 1963 (автордаш);
Газодинамический расчёт активных турбин. К., 1968;
Газовые турбины двигателей летательных аппаратов. М., 1991 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.