Биографиясе

1925 елның 20 ноябре, БАССРның Учалы районы Ураз авылы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1950 елда М.И.Калинин исемендәге Мәскәү төсле металлар һәм алтын институтын (хәзер М.И.Калинин исемендәге Красноярск дәүләт алтын һәм төсле металлар академиясе) тәмамлый, шунда ук эшли, ректор (1959–1962 еллар), руда чыганакларын җир астында эшкәртү кафедра мөдире (1964 елдан).

Төсле металлургия укыту-фәнни үзәген Мәскәүдән Красноярск шәһәренә күчерүне оештыручы (1959 ел).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре уран, тимер рудасы, алтын һәм төсле металлар чыганакларын җир астында эшкәртүгә карый.

Красноярск рудникларында кертелгән катламлап ишеп төшерә торган җитештерү системаларының оптималь параметрларын төзи; каты файдалы казылма запасларының чыгаруга әзерлеген оптимальләштерүнең фәнни юнәлешен җитәкли (1970 ел).

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Актуальные проблемы ресурсосбережения при добыче и переработке полезных ископаемых. Красноярск, 1996;

Избранные труды к 50-летию инженерной, научной и педагогической деятельности. Красноярск, 2000;

Проектирование образовательной программы для непрерывного образования // Тр. Междунар. семинара «Инженерное образование в 21 веке». Тамбов, 2001.