Биографиясе

1937 елның 23 июнендә Казанда туа.

1960 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, СССР ФА Казан филиалының Органик һәм физик химия институтында эшли (1963–1968), 1968 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында физика кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре түбән молекуляр уретаннар кристаллашуын, олигомер һәм полиуретан системаларны спектраль тикшерүгә карый.

Маклаков микрофазалы бүленү хас булган полиуретаннарны (сегментлашкан полиуретаннар) тикшерә, уретанлы олигомер системаларда үзлелек арту механизмын ачыклый. Уретаннарның ерак инфракызыл спектрларын һәм водород күперчекләре тирбәнүләрен өйрәнү нәтиҗәсендә олигомер һәм полиуретан продуктларның физик үзлекләрен билгеләүдә макромолекулаларның молекулаара водород бәйләгеченең әһәмиятле ролен күрсәтә. Полимерларның комбинацион чәчелүе спектрын тикшерү буенча беренче хезмәтләр авторларының берсе.

РФнең атказанган югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001).

Хезмәтләре             

Курс физики: В 3 т. К., 1995–98 (автордаш);

Низкочастотная колебательная спектроскопия амидных и уретановых соединений // Успехи химии. 1997. Т. 66, № 5 (автордаш);

Far-infrared spectra of some segmented polyurethanes // Journal of Molecular Structure. 1996. V.375 (автордаш).