Әстерхан коммунист-мөселманнар оешмасы һәм РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршындагы Әстерхан губернасының мөселман эшләре буенча комиссариаты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917–1919 елларда Әстерхан шәһәрендә татар телендә атнага 2 тапкыр нәшер ителә, барысы 64 саны чыга.

1917–1918 елларда «Солдат ялкыны» исеме белән дөнья күрә.

Мөхәрририяткә Д.Биньядзадә, К.Гобәйдуллин һәм башкалар керә.

 Актив авторлары арасында — Ә.Гомәров, В.Салихҗанов, Х.Сәйфи, Г.Бәхтиев, Ш.Таҗетдинов, К.Габидуллин.

Юнәлеше

Совет хакимиятенең декретлары, боерыклары һәм күрсәтмәләре, В.И.Ленин мәкаләләре, Россия мөселман-большевиклар съездларының карарлары, ВКП(б) программалары, чит ил, гомумроссия һәм төбәк яңалыклары басыла.

«Революция дулкынында», «Кызыл фронтта» һәм башка сәхифәләрдә Кызыл Армиягә, социалисик төзелешкә, Татар-башкорт комиссариаты эшчәнлегенә багышланган язмалар, фронт хәбәрләре, фельетоннар дөнья күрә.

Мәктәп һәм мәдрәсә укытучыларына аерым игътибар бирелә: «Тартыш» газетасы аларны яңа хакимият башлангычларын якларга чакыра.

1919 елның гыйнварында исеме «Көч» дип үзгәртелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.