Биографиясе

1899 елның 24 октябре, Түбән Новгород шәһәре — 1984 ел, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1923), Архангельск медицина институтының балалар клиникасында эшли.

1946 елдан Казан медицина институтының госпиталь педиатриясе кафедрасында, 1956–1967 елларда балалар авырулары пропедевтикасы кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре туклану тиешенчә булмаган очракта скелет үсешен тикшерүгә, рахит авыруы барышында кандагы нәорганик фосфор микъдарын билгеләүгә, фосфатларның эчәклектән канга сеңүен һәм бәвелдәге аскорбин кислотасы микъдарын ачыклауга карый.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О некоторых неспецифических влияниях на туберкулиновую реакцию // Вопр. туберкулёза. 1928. Т. 6, № 7–8;

О трофаллергии // Казан. медицина журн. 1934. № 3–4;

О терапевтическом действии альгиновой кислоты и альгината при желудочно-кишечных заболеваниях у детей // Вопр. педиатрии. 1941. № 6.

Әдәбият

Профессор Герма Адольфовна Макарова // Казан медицина журн. 1985. № 2.