Биографиясе

1904 ел, Казан губернасы, Спас өязе Рус Йорткүле авылы — 1970 елның 9 сентябре, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1929).

1929–1934 елларда Урал өлкәсенең Ишим шәһәрендә район ветеринария табибе булып эшли, 1934–1940 елларда Куйбышев район­ара ветеринария бактериология лабораториясендә ветеринария табиб-консультанты, 1940–1941 елларда Кукмара районында ветеринария табибе.

1941–1945 елларда фронтта, ветеринария лазаретының хирургия бүлеге башлыгы.

1945–1950 елларда Львов авыл хуҗалыгы институтының хирургия кафедрасы мөдире вазифасын башкаручы.

1950 елдан Казан ветеринария институтының гомуми һәм махсус хирургия кафедрасында, 1961 елдан — кафедра мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре терлекләрнең нерв системасы эшчәнлеге үзенчәлекләре белән бәйле резистентлыгын һәм реактивлыгын, яраланган терлекләрнең типологик реактивлыгын өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

К методике исследования особенностей типов высшей нервной деятельности крупного рогатого скота // Уч. зап. Казан. гос. ветеринария института им. Н.Э.Баумана. 1961. Т. 82;

Коэффициент частоты пульса и дыхания как клинический показатель процессов саморегулирования // Уч. зап. Казан. института им. Н.Э.Баумана. 1967. Т. 98.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.