- РУС
- ТАТ
тел галиме, филология фәннәре докторы (1976), профессор (1979), РФнең атказанган фән эшлеклесе (1996), РФ хөкүмәте каршындагы Рус теле буенча совет әгъзасы (1994)
1926 елның 16 марты, Украина ССРның Полтава шәһәре — 2008 елның 20 мае, Волгоград.
Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, 1950–1977 елларда Казан педагогия институтында укыта.
1977 елдан Волгоград педагогия институтында рус теле кафедрасы мөдире. 1980 елдан Волгоград университетында: рус филологиясе кафедрасы мөдире, 1998 елдан Рус теле тарихы фәнни-тикшеренү институты директоры.
Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: рус фигылен тел системасында һәм текстта өйрәнүнең теоретик нигезләре, XI–XX йөзләрдә аның семантик үсеше; рус әдәби теле һәм Түбән Идел диалектларының үзара йогынтысы.
Очерки по истории глагольного формообразования в русском языке. К., 1967;
Основные тенденции эволюции простых претеритов в древнерусском книжном языке. К., 1975;
Развитие и функционирование древнерусского глагола. Волгоград, 1990.
Кто есть кто в современной русистике. М.–Хельсинки, 1994.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.