Тарихы

XVII йөз башында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә.Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тукучылык кәсепчелеге тарала.

1888 елда – чиркәү-приход мәктәбе, 1899 елда Троица чиркәве ачыла (1935 елда гөмбәзләре киселә, 1928 елда бинасында башлангыч мәктәп урнаша, 2008 елда дин тотучыларга бирелә, хәзер гыйбадәт йорты, аның янында 2015 елда Изге Троица чиркәве төзелеше башлана).

XX йөз башында авылда Троица чиркәве, 2 чиркәү-приход мәктәбе су тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете була; сишәмбе саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1911 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Цивиль өязе Кошелеев волостена керә. 1920–1921 елларда Чуаш автономияле өлкәсе составында, 1921 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Чүти авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда “Безнең юл” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла (беренче рәисе – Н.С.Драндров), 1930 елда колхозга үзгәртелә. 1958 елда “Гигант” колхозы (Чүти, Байморза авыллары) составына керә. 1959 елда “Восход” колхозы белән берләштерелә (Мәлки авылы), 1965 елда “Йолдыз” колхозы (Чүти авылы) составында аерылып чыга, 1993 елда мөстәкыйль “Мир” колхозына аерылып чыга. 2004 елдан – “Гөбенә” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1928 елда ачыла, 2006 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1930 елларда нигез салына, 1970 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы, китапханә (икесе дә мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1937 елдан, 2013 елда яңа бина төзелә), мини-футбол уеннары өчен универсаль спорт мәйданчыгы, гыйбадәтханә бар.

Мәдәният йорты каршында “Тәңкәләр” (1982 елдан), “Гылбулар” (2015 елдан) фольклор ансамбльләре эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Олы Тәрбит торулыгы (буралы курган культурасы) ачыклана.

Халык саны

1782 елда – 205 ир-ат;
1859 елда – 542,
1897 елда – 901,
1908 елда – 1062,
1920 елда – 1124,
1926 елда – 1237,
1938 елда – 1225,
1949 елда – 883,
1958 елда – 769,
1970 елда – 869,
1989 елда – 569,
2002 елда – 547,
2010 елда – 608,
2017 елда – 557 кеше (татарлар – 96%).