- РУС
- ТАТ
Алексей Львович Литвин. Тарихчы, тарих фәннәре докторы (1976), профессор (1979), ТАССР, РФнең атказанган фән эшлеклесе (1990, 1999)
1931 елның 18 декабре, Казан – 2023 елның 6 марты, шунда ук.
Казан университетын тәмамлый (1955).
1951 елдан Казанның 75 нче мәктәбендә тарих укытучысы, 1957 елдан ТАССР Дәүләт музее фәнни хезмәткәре, 1962 елдан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1963 елдан Казан педагогика университетының СССР тарихы кафедрасында, 1979 елдан Казан химия-технология институтында (фәнни коммунизм кафедрасы мөдире), 1985 елдан Казан университетында СССРның совет чоры тарихы кафедрасында, 1989 елдан историография һәм чыганакларны өйрәнү кафедрасында (1998 елга кадәр кафедра мөдире).
Күп еллар дәвамында СССР Фәннәр академиясенең «Бөек Октябрь социалистик революциясе тарихы», РСФСР Югары белем бирү министрлыгының «КПСС тарихы методологиясе һәм историографиясе» проблемалар советлары әгъзасы булып тора.
«Левые эсеры и ВЧК» (1996), «Генрих Ягода: Нарком внутренних дел СССР, Генеральный комиссар государственной безопасности» (1997), «Меньшевики в Советской России» (1998) документлар җыентыкларын төзүчеләрнең берсе.
Хезмәтләре Гражданнар сугышының совет һәм чит илләр историографиясе, крәстияннәр, НКВД органнары тарихына карый.
1993 елдан Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты каршындагы сәяси репрессияләр корбаннарын аклау комиссиясе составында эшли.
Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты (1997).
«Дело сдать в архив...»: ВЧК в Татарии в 1917–1920 гг. Казань, 1986.
Советская историография гражданской войны в Поволжье. Казань, 1988.
Запрет на жизнь: Сталинские репрессии в Татарстане. Казань, 1993.
Без права на мысль: Историки в эпоху Большого террора: Очерки судеб. Казань, 1994.
Красный и белый террор в России. 1918–1922 гг. Казань, 1995.
Чернобаев А.А. Историки России: Кто есть кто в изучении отечественной истории: Биобиблиографический словарь. Саратов, 1998.
Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): Биобиблиографический словарь. Казань, 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.