Административ-территориаль буйсынуы

1930 еллар башында нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Аксубай районына керә. 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Селәнгеш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Красный дол» колхозы оештырыла. 1948 елдан – «Заветы Ильича» колхозы (үзәк утары – Сәләнгеш авылы), 1994 елдан – «Заветы Ильича» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – «Заветы Ильича» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – «Сәләнгеш», 2008 елдан «Нурлат сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Мәдәният

Фельдшер-акушерлык пункты эшли. Төзекләндерелгән 2 чишмә (2000, 2017 елларда) бар.

Халык саны

1938 елда – 355,
1949 елда – 394,
1958 елда – 370,
1970 елда – 306,
1979 елда – 220,
1989 елда – 151,
2002 елда – 170,
2010 елда – 140,
2021 елда – 91 кеше (руслар).