Биографиясе

1914 елның 12 мае, Казан губернасы Цивильск шәһәре — 1992 елның 18 апреле, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1936) Удмурт АССРның Игенчелек халык Туфрак бюросында эшли.

1938 елдан Казан университетында, туфрак белеме һәм агрохимия кафедрасы мөдире (1964–1985).

Хезмәтләре Татарстан туфракларына характеристика бирүгә һәм нәтиҗәле файдалануга, фән тарихын өйрәнүгә карый. Авыл хуҗалыгы җитештерүе процессында туфракның физик-химик һәм агрохимик үзенчәлекләре үзгәреше закончалыкларын өйрәнү буенча М.А.Винокуровның фәнни традицияләрен дәвам итә. Туфрак белемендә тикшеренүләрнең агрофизик юнәлешләрен торгызуга шактый өлеш кертә. Идел-Кама урман-дала туфракларында гумус халәтен, азот формаларын тасвирлый. Әлеге хезмәтләренең нәтиҗәсе туфракны культуралаштыру һәм уңдырышлылыгын күтәрү буенча күрсәтмә-тәкъдимнәргә нигез итеп алына. Татарстан, Башкортстан, Бурят АССРлар, Актүбә һәм Ульянов өлкәләре территориясендә туфракны тикшерү һәм картография эшләре буенча Казан университеты оештырган экспедицияләрнең фәнни җитәкчесе була.

Бөтенсоюз туфрак белгечләре җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе (1970–1989), әлеге җәмгыятьнең шәрәфле әгъзасы (1985 елдан). «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Агрофизическая характеристика почв Татарии. К., 1968;

Чернозёмы Татарии. К., 1976 (автордаш);

Влияние окультуривания на свойства почв Волжско-Камской лесостепи. К., 1981.

Әдәбият

Анна Васильевна Колоскова (к 70-летию со дня рождения) // Почвоведение. 1984. № 11.

Автор — Ф.Г.Борһанов