Биографиясе

1938 елның 15 марты, Украина ССРның Черкассы өлкәсе Каменка шәһәре —2004 елның 4 июне, Казан.

1961 елда Днепропетровск химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Нефть химиясе производстволары фәнни-тикшеренү институтында (Уфа) эшли.

1969 елдан Бөтенсоюз ясалма каучук фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалында: үзе оештырган термочыдам эластомерлар лабораториясе мөдире, директор урынбасары (1987 елдан), бер үк вакытта, 1987–1990 елларда, «Ясалма каучук заводы» ФҖБдә генераль директор урынбасары, 1990 елдан «Силикон» кече фәнни-җитештерү предприятиясе директоры. 1992 елдан Махсус билгеләнешле каучуклар фәнни-тикшеренү институты лабораториясе мөдире, 1997 елдан фәнни технология үзәге директоры, 2002 елдан заводның үзәк лабораториясе башлыгы, 2003 елдан «Ясалма каучук заводы» АҖнең силикон эластомерлар лабораториясе мөдире. Хезмәтләре кремнийорганик кушылмалар химиясенә һәм технологиясенә карый. Лебедев структурасында силоксан (Si-O-Si), силазан (Si-NH-Si), силтианлы (Si-S-Si) буыннары булган кушылмаларны синтезлый һәм аларның үзлекләрен, реакциягә керү мөмкинлеген, куллану өлкәләрен өйрәнә. Силоксан җитештерү продуктлары һәм ярымпродуктлары технологиясен, органик, нәорганик һәм элементорганик кушылмаларны силирлауның эффектлы алымнарын эшли. Лебедев җитәкчелегендә җитештерүгә махсус үзлекләре булган силоксан каучуклар, резина катнашмалары, герметиклар, компаундлар, силоксан каучук тотрыкландыргычлары, силикон резиналар өчен термототрыкландыргычлар һәм үзлекләрен көйләү модификаторлары, органоциклосилоксаннарны анионлы полимерлаштыру катализаторы кертелә («Ясалма каучук заводы» ФҖБ). Силоксан каучуклар һәм резиналар җитештерүдән калган калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү технологиясен эшли һәм гамәлгә кертә. Лебедевның фәнни эшләре электротехникада, электрон, кабельләр сәнәгатендә, машиналар төзелешендә һ.б. тармакларда, махсус техникада кулланыла. Уйлап табуга 140 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыятенең А.М.Бутлеров исемендәге бүләге лауреаты (1979). Халыклар Дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Силиконовые герметики (производство, области применения) // Производство и потребление герметиков и других строительных композиций. К., 1997 (автордаш).