Биографиясе

1845 ел, Варшава — 1912 ел, шунда ук.

Казан ветеринатия фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

1870 елда Петербург медицина-хирургия академиясенең ветеринатия бүлеген тәмамлый.

1874 елдан Казан ветеринатия институты профессоры, 1881–1906 елларда директоры.

1908–1912 елларда Варшава ветеринатия институты директоры. Хезмәтләре күшәүче хайваннарның йогышлы авыруларын, мөгезле эре терлекләрдә чума, котыру, сап, туберкулёз, Себер түләмәсен өйрәнүгә карый. Ланге илнең төрле төбәкләрендә эпизоотияләрне бетерүдә катнаша. Себер түләмәсенә каршы вакцина (Ланге вакцинасы) эшли, аны куллану Россиядә хайваннарны вакцинацияләүнең беренче тәҗрибәсе була һәм Казан галимнәренең бу өлкәдәге өстенлеген билгели.

Лангеның Казан ветеринатия институты белән җитәкчелек итү дәверендә яңа бина, бактериологик станция төзелә, китапханә ачыла, «Учёные записки Казанского ветеринарного института» басмасы булдырыла, ярлы студентларга ярдәм фонды оештырыла.

Уңыш булмаган 1890 елларда аның тырышлыгы белән Казан губернасы өязләрендә крәстияннәрнең эш терлекләрен тукландыру пунктлары ачыла.

3 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче дәрәҗә Изге Анна, 1 һәм 2 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Бактериологические данные для диагностики заразных болезней животных // Уч. зап. Казан. ветеринатия института. 1893. Т. 10.

Әдәбият

Казанский ордена Ленина ветеринарный институт им. Н.Э.Баумана. К., 1993.