Биографиясе

1907 елның 26 сентябре, хәзерге Тула өлкәсенең Тёпло-Огарёвск районы Лидинка авылы — 1983 елның 6 апреле, Казан.

1931 елда Мәскәү химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук эшли.

1937 елдан Казан химия-технология институтында: төп химия кафедрасы мөдире, 1947–1973 елларда нәорганик матдәләр технологиясе кафедрасы мөдире (бүленеп, 1944–1947 елларда дәүләт азот сәнәгате фәнни-тикшеренү һәм проект институтының кислота-тозлар лабораториясе җитәкчесе, Мәскәү).

Хезмәтләре нәорганик кушылмалар химиясе һәм технологиясенә карый. Кузнецов-Фетисов кремний хлориды һәм аның эфирларын синтезлый, бөртекләндерелгән аммоний нитраты алу ысулын эшли, химик технологиядә ультратавыш куллануны тәкъдим итә, төрле адсорбентларда азот оксидлары адсорбциясен, күкерт триоксидын стабильләштерүне өйрәнә. Полимер фосфатлар эшли һәм өйрәнә, аларны пыяла җитештерү өчен материал, бәйләгеч матдәләр, акрын тәэсир итүче ашлама сыйфатында куллануны нигезли.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К вопросу о полимерном строении фосфатных стёкол // Изв. АН СССР. Неорганические материалы. 1965. Т. 5, № 6 (автордаш);

Кинетика адсорбции двуокиси азота на гранулах селикогеля КСМ-6 // Основные проблемы теории физической адсорбции. М., 1970 (автордаш).

Әдәбият

Л.И.Кузнецов-Фетисов: Биобиблиогр. К., 1987.                                 

Автор  — В.Г.Абзалова