- РУС
- ТАТ
1928 елның 20 ноябре, Тамбов өлкәсенең хәзерге Бондарь районы Иске Челищево авылы — 2012 елның 22 июле, Казан.
Казан университетының атказанган профессоры (2008).
1951 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: гомуми математика һәм аэрогидромеханика кафедраларында, 1961 елдан Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында бүлек мөдире, профессор (1974), баш фәнни хезмәткәр (1991 елдан).
Хезмәтләре гидроаэромеханикага карый. Каршылыкны кавитацион ягалап агу схемасын (Кузнецов схемасы) тәкъдим итә, чикләре ирекле булган аныкланмаган агымнарны тикшерү алымын (Гуревич–Хаскинд алымы) камилләштерә, җисемнәрнең сыеклыкка тизлек белән керүен һәм алгы чигендә һава тизлеге тавыш тизлегенә кадәр булган канатны тавыш тизлегеннән артык тизлек белән ягалап агуны исәпләүнең гомуми алымын эшли.
Медальләр белән бүләкләнә.
Нестационарные возмущения течений жидкости со свободными границами. К., 1975;
Сверхзвуковое обтекание тонкого крыла с дозвуковыми передними кромками // Изв. АН СССР. Механика жидкости и газа. 1981. № 5;
Обтекание вихря двухслойным потоком тяжёлых жидкостей, разделённых полубесконечной пластиной // Изв. РАН. Механика жидкости и газа. 2002. № 3 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.