Биографиясе

1910 елның 21 феврале, Пенза шәһәре — 1968 елның 23 июне, Казан.

1934 елда Казан авиация институтын тәмамлый.

1934–1939 елларда Үзәк аэрогидродинамика институтында (Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәре).

1939–1953 елларда оборона заводларында (Казан).

1953–1968 елларда Казан авиация институтының аэрогидродинамика кафедрасы мөдире, бер үк вакытта проректоры (1955–1968).

Хезмәтләре аэромеханиканың вариатив мәсьәләләренә карый.

Бөек Ватан сугышы елларында хәрби самолётлар төзүдә катнаша. Самолётларның аэродинамик характеристикаларына җир өстенә якын булуның тәэсирен тикшерә. Самолётның очу режимнарын оптимальләштерү турындагы фәнни юнәлешкә нигез салучы. Беренчеләрдән булып двигательләре төрле типта булган самолётларның очыш режимнарын һәм динамикаларын оптимальләштерү мәсьәләсен куя һәм хәл итә. Ягулыкның оптималь чыгымын самолётның хәрәкәт режимына бәйле рәвештә исәпләү приборы уйлап таба һәм гамәлгә кертә.

Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние близости поверхности земли на распределение подъёмной силы по размаху крыла самолёта // Тр. Казан. авиац. института. 1935. Вып. 3;

Оптимальные задачи динамики полёта. К., 1967 (автордаш);

Оптимальные режимы движения самолёта. К., 2000.

Әдәбият

Поспелов К. Записки старого директора // Казань. 1999. № 3/4.