- РУС
- ТАТ
(Гатаулла бай йорты), Әтнә районы Олы Әтнә авылында, татарларның агач архитектура ядкәре
XIX йөзнең 2 нче яртысында бай җирбиләүче Г.Даутов өчен төзелә.
Ике катлы, Т рәвешендә итеп төзелгән бинаның ишегалдына кереп торган өлеше өйалды һәм аның өстенә ясалган кечкенә өскорма – чарлак (мезонин) белән төгәлләнә.
Өскорма – чарлак үзе түбә астына кертеп эшләнгән парлы колонналар һәм рәшәткәдән корып ясалган култыкса текмәсе белән аерылып тора; фасадларның фронтоннары аркалы тирән куышлар белән бизәлгән.
Даутов йорты фасадларын бизәгәндә ампир элементлары, татар орнаменты үрнәкләре һәм төрле буяулар кулланылган.
Йорт милли хасиятләрне күздә тотып төзелгән: ирләр һәм хатыннар ягына керү өчен аерым ишекләр, өйалдылары булган.
2 нче каттагы бүлмәләргә һәм чарлакка чынаяк кирпеч белән тышланган голланд мичләре ямь биреп торган.
Даутов йорты 1946 елда архитектор И.Г.Гайнетдинов тарафыннан үлчәнә.
2001 елда реставрацияләнә, хуҗалык алып бару корылмалары реконструкцияләнә (архитектор К.Б.Мусина) һәм район этнография музеена бирелә.
Сәүдәгәр Гатаулла Даутов йорты
Гайнутдинов И.Г. Национальные черты җилища казанских татар // Архитектурное наследство. 1975. № 23.
Автор – Х.Г.Надыйрова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.