Идел-Кама саклаулыгының Раифа участогында, Яшел Үзән районы Садовый поселогында.

Су өслегенең мәйданы 0,6 га. Күләме 33 мең м3 га якын. Озынлыгы 100 м, иң зур киңлеге 60 м, уртача тирәнлеге 5,5 м, иң зур тирәнлеге 11,6 м.

Күлнең барлыкка килүе карст күренеше белән бәйле.

Суы гидрокарбонат-хлорлы-кальцийлы типта, бик йомшак. Үтә күренмәлелеге 60 см.

Күл аша Сәр-Болак елгасы ага.