Биографиясе

1929 елның 10 декабре, Казан — 1996 елның 26 феврале, шунда ук.

1952 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Николаев суднолар төзү техникумында укыта.

1957–1996 елларда Казан университетында, проблемалы радиоастрономия лабораториясе мөдире (1966 елдан), радиодулкыннар таралуның физик нигезләре лабораториясенең фәнни җитәкчесе (1973 елдан), радиоастрономия кафедрасы профессоры (1989 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре радиодулкыннарның Җир ионосферасында метеорча, авыш һәм кайтма-авыш таралуын өйрәнүгә карый. Курганов ионосферадагы чәчелмә сигналның метеорча төзүчесен формалаштыруның теоретик моделен эшли, аның ешлыклар спектрын үлчи. Ионосфераның Е катлавында критик ешлык балкышларының статистик моделен төзи, Е катлавы чәчкән радиосигнал балкышының көчен кыска вакытлы фаразлау алымын тәкъдим итә. Югары киңлек өлкәләрендә радиоэлемтә вакытында радиоаврора балкышларының әйләнеп үтүче формасын билгели.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Прогнозирование наклонного рассеяния радиоволн метеорными ионизациями. К., 1973;

Исследование частотных искажений метеорной составляющей ионосферно-рассеянного сигнала // Геомагнетизм и аэрономия. 1982. Т. 22, № 5 (автордаш);

Ионосферное рассеяние УКВ-КВ диапазона. К., 1992;

Статистическая модель и краткосрочное прогнозирование всплесков критической частоты слоя Е и рассеянного КВ-радиосигнала // Геомагнетизм и аэрономия. 1996. Т. 36, № 3.

Автор — Р.Г.Усманов