Биографиясе

1910 елның 4 мае, Казан — 2004 елның 26 марты, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1931), шунда ук эшли (1981 елга кадәр), умырткалылар зоологиясе кафедрасы мөдире (1950–1974).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урта Идел буеның төче сулыклар гидробиологиясенә карый. Корбангалиева Урта Идел сулыклары һәм Куйбышев сусаклагычы планктонын һәм бентосын өйрәнә.

ТАССР күлләрен балык хуҗалыкларында файдалану максатыннан, аларга продукция бирүчәнлеге буенча классификация ясый. Куйбышев сусаклагычын хуҗалыкта куллану чараларын булдыру өчен аның зоопланктоны һәм бентосы формалашу үзенчәлекләрен билгели.

«Югары мәктәпләр өчен зоология дәреслеге» (Җ.Сәгъди белән берлектә, 1932) һәм «Гидробиология буенча лекцияләр конспекты» (1974) уку ярдәмлеге авторы.

Бөтенсоюз гидробиология җәмгыятенең Казан бүлеген оештыручы (1968) һәм рәисе (1975 елга кадәр).

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Планктон и бентос водоёмов поймы Волги, заиливаемых Куйбышевским водохранилищем в пределах ТАССР // Уч. зап. Казан. университета. 1957. Т. 117, кн. 6;

Данные по бентосу Куйбышевского водохранилища // Уч. зап. Казан. университета. 1966. Т. 123, кн. 7;

Гидробиологическая характеристика озёр // Озёра Среднего Поволжья. Л., 1976;

Краткий определитель водных беспозвоночных Среднего Поволжья. К., 1977 (автордаш).

Әдәбият

Кузнецов В.А., Яковлев В.А. Халима Мухутдиновна Курбангалиева. К., 2002.