Биографиясе

1866 елның 15 марты, Омск шәһәре — 1930 елның 6 августы.

1893 елда Томск медицина университетын тәмамлагач, Германиядә, Франциядә, Швецариядә стажировка уза, физиология лабораторияләре эше белән таныша.

1895 елдан Петербург ФАндә.

1898 елдан Петербург университетының физиология кафедрасы приват-доценты, бер үк вакытта Лейпцигта, Неапольдә эшли. Диңгез хайваннарының мускул-нерв эшчәнлеген тикшерә.

1902–1903 елларда Санкт-Петербургта профессор П.Ф.Лесгафт биологик лабораториясенең физиология курсларында һәм Хатын-кызлар сәламәтлеген саклау җәмгыятендә гигиена курсларында укыта.

1903 елдан Казан университетында физиология кафедрасы профессоры, шул ук елда Томск университетының физиология кафедрасы профессоры итеп сайлана.

Фәнни эшчәнлеге

Реаниматологиягә нигез салучыларның берсе. Кулябко йөрәк-тамырлар системасына препаратлар тәэсирен тикшерә; үлемне эзлекле процесс итеп карый, кеше үлгәч, кайбер әгъзаларның берничә көннән үз эшчәнлекләрен кайтара алуын тәҗрибә юлы белән исбатлый; организмга елан агуы тәэсирен өйрәнә.

Хезмәтләре

О строении Бартолиновых желез // Тр. Имп. Санкт-Петерб. об-ва естествоиспытателей. 1889. Т. 20, вып. 1;

Дальнейшие опыты оживления сердца. Оживление человеческого сердца // Изв. Имп. АН. 1902. Т.17, № 5.

Әдәбият

А.А.Кулябко: Некролог // Медико-биол. журн. 1930. № 6.