Биографиясе

1917 елның 25 мае, Вятка губернасы, Уржум өязе Щипок авылы — 1997 елның 1 августы, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1941), Көньяк Урал геология-разведка партиясендә эшли, эзләнү эшләре башлыгы (1945–1948).

1948 елдан ЦНИИгеолнерудта, СССРда һәм дөньяда бердәнбер нәметаллар геологиясе институтын оештыручы һәм аның директоры (1964–1984). Коллекторлар классификациясен эшли. СССРда руда булмаган файдалы казылмаларның минераль чимал базасын фәнни тикшерүләрне җитәкли. СССР Геология министрлыгының Фәнни-техник советы әгъзасы (1964–1984).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Коллектора нефти в терригенных отложениях девона востока Татарии. М., 1969;

Перспективы поисков промышленных месторождений цеолитов в СССР // Советская геология. 1970. № 4.