Биографиясе

1938 елның 3 августы, Владимир өлкәсе Муром шәһәре — 1996 елның 30 декабре, Казан.

1961 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, шунда ук эшли.

1985 елдан хирургик стоматология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре балаларның яңак-бит авыруларын дәвалауга, кискен одонтоген инфекция вакытында гумораль һәм күзәнәкләр иммунитетларын, кискен одонтоген остеомиелит очрагында бөер өсте бизләре эшчәнлеген өйрәнүгә карый. Крешетов яңак һәм бит ялкынсынуларын дәвалау ысулларын; сөяк өчен дәвамлы кулланылышлы инфузион җайланма, маңгай ретракторын тәкъдим итә.

Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре  

Некоторые показатели функции надпочечников у больных острым одонтогенным остеомиелитом челюстей в зависимости от методов лечения: Дисәтинә ... К., 1970;

Обследование больных с хирургическими стоматологическими заболеваниями. К., 1996.

Әдәбият  

Андреев И.М., Красильников С.Н. Крешетов Евгений Васильевич // Стоматологический факультет. История в биографиях. К., 1996.