1926 елның 21 мае, Ульяновск шәһәре — 2009 елның 24 марты, Казан.

1949 елда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Харьков зоотехния институтында эшли, 1954–1971 елларда Троицк ветеринария институтында, 1967 елдан патанатомия кафедрасы профессоры (Чиләбе өлкәсе).

1971–1984 елларда Казан ветеринария институтының патофизиология лабораториясе мөдире.

1985 елдан Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтында лаборатория мөдире.

Хезмәтләре терлекләр радиобиологиясенә, физиологиясенә, патофизиологиясенә карый. Коршун ашкайнатуны көйләү механизмын, организмга ионнар нурланышы тәэсирен тикшерә, терлекләрне радиацион зарарланудан саклау ысулларын эшли.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние хлористого кобальта на секреторную функцию кишечных желёз у свиней // Тр. Троицкого ветеринария института. 1962. Т. 8, вып. 1;

Влияние центральной нервной системы на секреторную функцию тощей кишки у свиней. М.–Л., 1964. Т. 11, вып. 1.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины. К., 2006.

Автор — Ә.Х.Фазылҗанов