Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1835 ел, Казан.

Атасында укый, соңрак Каргалы бистәсе мәдрәсәсендә Габдеррахман бине Шәриф әл-Кирмәнидә белем ала.

Казанга кайтып, 4 нче җамигъ мәчет имамы була, ахун дәрәҗәсе ала.

1823 елда үз мәхәлләсендә мәдрәсә ача, 1825 елда мәхәллә байлары акчасына аны яңартып төзи һәм 10 ел дәвамында шунда мөдәррис булып тора.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.