Биографиясе

1803 — 1877 елның 2 июле, Казан.

Мәскәү университетының медицина факультетын тәмамлый (1827, башка мәгълүматлар буенча 1828).

Дворяннар нәселеннән.

1828 елда Дерпт (хәзерге Тарту) университетының профессорлар институтына кабул ителә, анда философия докторы дәрәҗәсе ала (1832).

1833–1835 елларда Көнбатыш Европада эшли, Урта Европа флорасын өйрәнә, Вена табигать тарихы музее гербариенда эшли.

1835 елда Россия ФАдә «Гомумән үсемлек турында» («О растении вообще») сынау лекциясе укый һәм Халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан Киев университетына ботаника укытучысы итеп билгеләнә; үсемлекләр органологиясе һәм физиологиясе буенча курслар укый.

1836 елда Казан университеты профессоры, ботаника кафедрасы мөдире.

Корнух-Троцкий ботаника кабинетының матди базасын ныгыту буенча чаралар күрә, өч зур гербарий сатып ала; алар буенча аерым каталоглар булдырыла. Казан университетының Кабан күле буендагы яңа ботаника бакчасына нигез сала.

Казан губернасының флорасын өйрәнә һәм гербарий төзүне башлап җибәрә. 1858 елда хезмәттән китә (сәламәтлеге начараю сәбәпле).

Әвернә чәчәклеләр семьялыгы антемис ыругыннан үсемлек төре (Anthemis Trozkiana) Корнух-Троцкий хөрмәтенә аталган.

Хезмәтләре

О семействе маковых растений. М., 1826;

Рассуждение о семействе крестовидных растений. М., 1826;

О растении вообще. СПб., 1835;

Лекции по ботанике. К., 1840.

Әдәбият

Липшиц С.Ю. Русские ботаники. М., 1852. Т. 4. Марков М.В. Ботаника в Казанском университете за 175 лет. К., 1980.