Эчтәлек

1909 елның 22 феврале, Уфа губерниясы, Эстәрлетамак өязе Аллагуат авылы — 1995 елның 22 сентябре, Казан.

1931 елда Казан медицина институтын тәмамлый һәм шунда ук эшли, 1942–1974 тә микробиология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре бактериофаглар алу ысулларын эшләү һәм аларны йогышлы авыруларны дәвалауда куллануга, лептоспироз авыруларына диагноз кую һәм дәвалауга карый. Кәримова авырулар каныннан спирохетлар алу ысулын эшли, туберкулёзны дәвалау өчен прополистан дәвалау препаратлары ала, Татарстанда лептоспирозларның этиологик төзелешен ачыклый, яңа төрләрен ача (берсе аның исеме белән «Кәримова штаммы» дип йөртелә).

«Почёт билгесе» ордены, медаль, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Использование прополиса в медицине // Пчеловодство. 1960. № 8;

Лептоспирозные заболевания людей, вызванные Leptospira rattus // Материалы юбилейной науч. конф., посвященной 150-летию со дня основания мед. института. К., 1964;

Прополис в комплексном лечении лёгких и бронхов. Бухарест, 1972.