20 гә якын төре билгеле, башлыча, Урта диңгез буенда таралганнар. ТР территориясендә бер төре – Пруссия (прусский) шомалагы (L. prutenicum) ара-тирә Кама аръягында очрый. Нарат һәм имән урманнарында үсә.

30–120 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыры озын, вертикаль. Сабагының аскы өлеше нык тармаклы, өске өлеше шома. Яфраклары төкчәле озын сапта, икешәр каурыйсыман. Чәчәкләре ак, катлаулы чатыр чәчәк төркемендә. Җимеше – канатсыман кабыргалы иенке җимешлек. Июнь–августта чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Тамырларында гликозид, флавоноид, алкалоидлар бар.

Шомалактан ясалган дарулар ашказаны, бавыр авырулары вакытында һәм бәвел кудыру чарасы буларак файдаланыла.

Составында эфир майлары булган декоратив үсемлек.