Биографиясе

1925 елның 6 марты, Арча кантоны Яңа Шигали авылы — 2001 елның 18 июне, Казан.

Казан университетында хатын-кызлардан беренче математика профессоры. Казан университетын тәмамлаганнан соң (1947), шунда ук эшли (бүленеп, 1950–1951 елларда Новочеркасск политехник институтында), дифференциаль тигезләмәләр кафедрасы мөдире (1959–1991), 1991 елдан кафедра профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аналитик функцияләр һәм аларга бәйле сингуляр интеграль тигезләмәләр теориясенең кырый мәсьәләләренә, дифференциаль тигезләмәләрнең аналитик теориясенә карый. Чибрикова автоморф функцияләр классындагы Риман кырый мәсьәләсе кушымталарын төрле гидромеханика гамәли мәсьәләләренә, сыгылмалылык теориясенә, катнаш типлы тигезләмәләр теориясенә нисбәтен тикшерә. Риман мәсьәләсен чишү проблемасы белән (теләсә нинди индекс очрагында да) Абель интеграллары әверелешенең классик Якоби мәсьәләсе һәм алдан билгеләнгән дивизорга кабатлы рациональ алгебра функциясен төзү мәсьәләсе арасында бәйләнеш булуын ачыклый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре           

Основные граничные задачи для аналитических функций. К., 1977; 

Граничные задачи теории аналитических функций на римановых поверхностях // Итоги науки и техники. Мат. анализ. 1980. Т. 18; 

Избранные главы аналитической теории обыкновенных дифференциальных уравнений. К., 1996.

Әдәбият           

Жегалов В.И. Любовь Ивановна Чибрикова // Механико-математический факультет Казанского университета: Очерки истории. К., 2003.