Авылга 1920 еллар башында нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынгын көннән ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волосте составында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Бирючевка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Красное село» һәм «Правда» колхозлары оештырыла, 1949 елда «Правда» колхозына берләштереләләр, ул 1958 елда «Сокольский» совхозы составына керә. 1964 елда «Сокольский» һәм «Актүбә» совхозларына бүленгәч, «Актүбә» совхозы составында.

1974 елдан «Актүбә» совхозыннан бүленеп чыккан «Никитинский» совхозы составында. 1997 елдан «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең ярдәмче хуҗалыгы.

Халык саны

1926 елда – 107,
1938 елда – 216,
1958 елда – 128,
1970 елда – 99,
1979 елда – 48,
1989 елда – 12,
2002 елда – 6,
2010 елда – 7,
2015 елда – 1 кеше (рус).