1894 елның 8 июле, Кронштадт шәһәре — 1984 елның 8 апреле, Мәскәү.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

Политехник институтны тәмамлаганнан соң (Петроград, 1918), шунда ук эшли. 1921 елда Бөекбританиягә фәнни командировкага җибәрелә һәм анда физик Э.Резерфорд җитәкчелегендә тикшеренүләр үткәрә; 1924–1932 елларда Кембридж университетының Кавендиш лабораториясендә директор урынбасары, 1930–1934 елларда Монд исемендәге лаборатория директоры. 1935–1946 елларда һәм 1955 елдан СССР ФАнең үзе нигез салган Физик проблемалар институты директоры.

Фәннәр академиясенең эвакуациясе чорында (1941–1943) Казан университетында эшли. Бу елларда Капица җитәкчелегендә һәм аның турындан-туры катнашы белән металлургия, химия сәнәгате һәм энергетика тармакларына зур күләмнәрдә кислород табу өчен сәнәгый җайланмалар төзү буенча күп кенә мөһим эшләр башкарыла.

1947 елдан Мәскәү физика-техника университеты профессоры.

1924 елда үтә көчле магнит кырлары булдыруның импульслы алымын тәкъдим итә һәм 320 кГс ка кадәрле кырлар тудырыла торган җайланма төзи. 1928 елда көчле магнит кырларында күп кенә металларның электр каршылыгы кырның көчәнешлелеге белән сызыкча бәйлелектә икәнлеген (Капица законы) ача. 1938 елда сыек гелийның үтә агучанлыгын ачып (СССР Дәүләт бүләге, 1943), каты җисемнән (мәсәлән, көпшә стеналарыннан) сыек гелийга җылылык күчергәндә бүленеш чигендә температура сикереше барлыкка килүне (Капица температура сикереше) күрсәтә. 1939 елда югары нәтиҗәле турбодетандерда түбән басымнар циклы ярдәмендә һава сыегайтуның яңа алымын эшли (СССР Дәүләт бүләге, 1941), бу алым зур күләмнәрдә газ халәтендә һәм сыек кислород табуда киң кулланыла. 1950–1955 елларда яңа типтагы үтә югары ешлыклы генераторлар — 300 кВт ка кадәр егәрлекле (өзлексез режимда) планотрон һәм нитотрон уйлап таба һәм эшли; тыгыз газларда югары ешлыклы бушану вакытында тотрыклы плазма шнур хасил булуын һәм анда электроннарның температурасы 105-106 К булырга тиешлеген ачыклый. Әлеге хезмәт (1969 елда басыла) идарә ителүле термотөш синтезын гамәлгә ашыру өлкәсендә яңа юнәлеш ача.

Түбән температуралар физикасы өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләре өчен Нобель бүләгенә лаек була (1978).

«Журнал экспериментальной и теоретической физики» басмасының баш мөхәррире (1955 елдан).

Пагуош хәрәкәтенең Милли комитеты советы әгъзасы. Лондон король җәмгыяте (1929), АКШ Милли фәннәр академиясе (1946), Дания корольлеге (1946), Польша (1963), Швеция корольлеге (1966) академияләре һәм күп кенә башка чит илләрнең фәнни җәмгыятьләре әгъзасы.

Биш Ленин ордены,  Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ФАнең М.В.Ломоносов исемендәге алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Электроника больших мощностей. М., 1962;

Жизнь для науки. М., 1965;

Теория, эксперимент, практика. М., 1966;

Физические задачи. М., 1972.

Әдәбият

Академик Пётр Леонидович Капица (к 60-летию со дня рождения) // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1954. Т. 27, вып. 3;

Алексеевский Н.Е. Пётр Леонидович Капица (к 70-летию со дня рождения) // Успехи физ. наук. 1964. Т. 83, вып. 4.

Автор — М.С.Таһиров