Биографиясе

1817 елның 16 сентябре, Казан губернасының Чистай өязе Иске Чишмә бистәсе – 1878 елның 6 декабре, Марсель шәһәре, Франция.

Руханилар катлавыннан.

1827–1832 елларда Чистай руханилар училищесе, 1832–1837 елларда Казан руханилар семинариясе студенты. Петербург руханилар академиясен тәмамлый (1838).

1840–1847 елларда Пекиндагы Россиянең рухани миссиясе башлыгы. 1860–1864 елларда Римда Россия илчелеге каршындагы чиркәү башлыгы.

Кытай белән Россия арасында Тяньцзинь килешүен әзерләүдә катнаша (1858).

1840 елның гыйнварында, 1847 елның августында, 1849 елның гыйнварында Казанда булып, В.П.Васильев белән бергә Казан университетындагы будда дине китапларын тәрҗемә итә; Казан руханилар академиясенә Н.Я.Бичуринның кулъязмалар һәм карталар коллекциясен, шулай ук үзендәге материалларны тапшыра.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре Кытай, Үзәк Азия һәм Ерак Көнчыгыш халыклары, шул исәптән маньчжурлар, киданнар һ.б. күчмә кабиләләр тарихын, географиясен һәм мәдәниятен өйрәнүгә карый.

Монголлар тарихы буенча кытай ядкәрләре тәрҗемәләре: «Даос монахы Чан Чуньның көнбатышка сәяхәте» («Путешествие даосского монаха Чан Чуня на запад», СПб., 1866), «Чыңгыз хан турында борынгы монгол хикәяте» («Старинное монгольское сказание о Чингисхане», СПб., 1866), «Чыңгыз хан турында борынгы кытай хикәяте» («Старинное китайское сказание о Чингисхане», СПб., 1872) П.Кафаровка зур танылу китерә.

Кытайдагы диннәр тарихына (будда, христиан, ислам диннәре), Кытайның башка илләр белән сәүдә һәм мәдәни багланышларына, аеруча рус-кытай мөнәсәбәтләре тарихына (XIV һәм XVII йөзләрдә Пекинда рус колонияләре турында язмалар, Марко Поло язмаларына аңлатмалар һ.б.) багышланган хезмәтләре билгеле.

1870–1871 елларда Уссурийск төбәгенә җибәрелгән археологик-этнографик экспедицияне җитәкли; бу хакта очерк яза (1879 елда басыла).

П.Кафаровның фундаменталь хезмәте –— П.С.Попов белән берлектә төзегән «Кытайча-русча сүзлек» (1–2 кис., Пекин, 1888).

Монголиягә һәм Кытайга сәяхәтләре вакытында П.Кафаров көндәлекләр алып бара, аларның бер өлеше басылып чыга һәм әлеге илләрнең тарихы һәм географиясе буенча кыйммәтле чыганак булып тора.

Хезмәтләре

Исторический очерк древнего буддизма // Труда членов Российской духовной миссии в Пекине. СПб., 1853. Т.2.

Исторический очерк Уссурийского края // Записки Императорского Русского географического общества. 1879. Т. 8, вып. 2.

Китайская литература магометан. СПб., 1887.

Дорожные заметки на пути по Монголии в 1847 и 1859 гг. СПб., 1892.

Әдәбият

П.И.Кафаров и его вклад в отечественное востоковедение (к 100-летию со дня смерти): материалы конференции: в 3 ч. М., 1979.

Долгов Е.Б. «Нет другого человека, лучше и точнее знающего Китай и китайские дела» // Из истории Татарстана и татарского народа. Казань, 2003.

Авторы – Е.Б.Долгов