Биографиясе

1947 елның 2 декабре, Аксубай районы Шәрбән авылы — 2014 елның 20 июле, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1973).

1974–1991 елларда — СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1991–1995 елларда — «Мирас» журналында, 1996 елдан ТРның Милли китапханәсендә эшли, бер үк вакытта, 1970–2003 елларда, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән хезмәттәшлек итә.

Хезмәтләре татар халкының рухи мәдәнияте, Идел буенда ислам тарихы, педагогика мәсьәләләренә карый.

Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Р.Фәхретдин, Г.Ибраһимов һ.б.ның хезмәтләрен текстологик басмага әзерли (кереш сүз, шәрехләмәләр). «Әхмәд ибне Фазланның 921–922 елларда Болгар дәүләтенә сәяхәте вакытында язылган бәян» («Повествование о путешествии Ахмеда ибн Фадлана, написанное во время поездки в 921–922 годах в Булгарское государство», 2013) китабы авторы.

Бүләкләре

Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә М.А.Шолохов исемендәге халыкара бүләк лауреаты (2014).

Әдәбият

Хуҗин Ф. Күпкырлы галим // Казан утлары. 2008. № 5.