Биографиясе

1922 елның 11 апреле, Петроград — 1999 елның 5 апреле, Санкт-Петербург.

Ленинград университетын тәмамлаганнан соң (1951), 1953 елга кадәр Бохара педагогика институтында, 1953–1996 елларда Ленинград университетында эшли (1972–1988 елларда төрки филология кафедрасы мөдире).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төрки тел белеменә, тюркология тарихына, төрки классик әдәбият поэтикасына, шигъри тәрҗемә теориясенә карый. Әбелгазый Баһадур ханның «Төркиләр шәҗәрәсе», Й.Баласагуниның «Котадгу белег» («Игелекле белем»), А.Нәвоиның «Лисан ут-тайр» («Кошлар теле») әсәрләрен, үзбәк шагыйрьләре шигырьләрен, Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» («Сказание о Йусуфе») әсәрен, Г.Тукайның «Шүрәле» («Шурале») поэмасын һ.б. әдәби ядкәрләрне өйрәнә һәм рус теленә тәрҗемә итә.

Н.Ф.Катановның тормышы һәм иҗаты турындагы китап авторы.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият           

Советские тюркологи. М., 1989. Т. 1.

Автор — В.Х.Ганиев