Биографиясе

1986 елның 9 сентябрендә Саба районының Шәмәрдән поселогында туа.

Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлый (2009).

2013 елдан Казан дәүләт энергетика университетында: сәнәгать электроникасы кафедрасында укытучы, өлкән укытучы; сәнәгать электроникасы һәм ут техникасы кафедрасында өлкән укытучы, доцент, мөдир.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре антиферромагнетикларда магнитоакустооптик үзара бәйләнешләргә карый.

204 фәнни һәм методик хезмәт, шул исәптән 2 монография, 3 уку ярдәмлеге авторы. 24 патент автордашы.

Хезмәтләре

Магнитное двупреломление и коническая рефракция упругих волн в антиферромагнетике alpha-Fe2O3 // Физика твердого тела. 2011. Т. 53, № 3. С. 455-459. (автордаш)

Дистанционная диагностика дефектов в высоковольтных изоляторах в процессе эксплуатации // Дефектоскопия. 2018. № 10. С. 10-14. (автордаш)

Non-contact methods for high-voltage insulation equipment diagnosis during operation // Energies. 2021. Vol. 14, No. 18. (автордаш)

Комплексная бесконтактная диагностика работоспособности высоковольтных изоляторов // Дефектоскопия. 2019. № 8. С. 34-40. (автордаш)

Экспериментальная система мониторинговой диагностики высоковольтных изоляторов в процессе эксплуатации // Приборы и системы. Управление, контроль, диагностика. 2022. № 6. С. 15-23.

Контроль текущего рабочего состояния и прогнозирование остаточного ресурса высоковольтных изоляторов // Известия Российской академии наук. Серия физическая. 2023. Т. 87, № 12. С. 1823-1827. (автордаш)