Биографиясе

1936 елның 17 декабрендә Донецк өлкәсенең Луганск шәһәрендә туган.

1959 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук 1993 елга кадәр эшли.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар физикасына һәм химиясенә карый. Тикшеренүләре полисульфид олигомерлар (сыек тиоколлар) белән бәйле. Сополимер тиоколларның яңа типларын синтезлый һәм тәкъдим итә, шуларның берсе җитештерүгә кертелә һәм махсус техниканың җитди проблемаларын хәл итә.

Л.А.Аверко-Антонович җитәкчелегендә төзелеш герметиклары эшләнә, алар беренче тапкыр эре панельле йортлар һәм Казан циркы төзелешендә файдаланыла; түбән температурада төрле химик табигатьле олигомерларны катализатор ярдәмендә бергә катырып, яңа төр материаллар алына, алардан тиоуретанлы һәм тиоэфирлылары сәнәгатькә кертелә. Гомуми кулланышлы каучукны вулканлаштыру вакытында, күкерткә донор буларак, күкертнең олефиннар, диеннар белән булган сополимерларын кулланырга тәкъдим итә.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Полисульфидные олигомеры и герметики на их основе. Л., 1983 (автордаш).

Химия и технология синтетического каучука: учеб. Л., 1987 (автордаш).

Модификация герметиков на основе полисульфидных олигомеров: Обзор // Высокомолекулярные соединения. 1989. Т. 31А, № 2 (автордаш).

Әдәбият

Казанский химико-технологический институт вчера, сегодня, завтра. Казань, 1990. Ч. 2.