- РУС
- ТАТ
тарихчы, рус тарихы докторы (1882), хакыйкый статский советник (1894)
1840 елның 26 ноябре, Бессарабия өлкәсенең Оргеевский өязе — 1908 елның 7 августы, Кишинёв шәһәре.
Дворяннар нәселеннән.
Ришелье лицеен (Одесса шәһәре, 1860), Мәскәү институтын (1865) тәмамлый.
1865 елдан Мәскәүнең Беренче ир балалар гимназиясе укытучысы.
1877 елдан Новороссийск университетының (Одесса) рус тарихы кафедрасында: приват-доцент (1877–1882), экстраординар профессор (1882–1886), ординар профессор (1886–1903), 1903 елдан атказанган профессор.
Түбән һәм Урта Идел буе тарихы буенча хезмәтләре урта гасырларда Идел буе халыкларының үзара йогынтысы һәм багланышлары, аларны 15–18 йөзләрдә христианлаштыру мәсьәләләренә карый.
Перетяткович Идел буе төбәген колонияләштерү юлларын тасвирлый, торак пунктларның нигезләнүе турында мәгълүматлар китерә, күп кенә авылларның барлыкка килүе кешеләрнең, хакимиятләргә белдерми генә, җир өчен түләүдән качып, үз белдекләре белән күченүенә бәйлелегенә беренче булып игътибар итә.
Поволжье в XV и XVI веках: Очерки по истории края и его колонизации. М., 1877;
Поволжье в XVII и начале XVIII в.: Очерки из истории колонизации края. Од., 1882;
Малороссияне в Оренбургском крае при начале его заселения: По рукописным документам архива М-ва юстиции. Од., 1888.
Г.И.Перетяткович: Некролог // Ист. вестн. 1908. Т. 114;
Линниченко И.А. Г.И.Перетяткович. Од., 1916.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.