Биографиясе

1919 елның 10 апреле, Казан губернасы, Чистай өязе Каргалы авылы — 1986 елның 31 декабре, Чистай шәһәре.

Башлангыч мәктәпне һәм фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлап, Ташкент шәһәренә күчеп килә (1937). Заводта слесарь булып эшли һәм аэроклубта укый.

Оренбург хәрби авиация очучылары училищесен (1940), Югары офицерлар очу-тактика мәктәбен (1945), Хәрби-һава академиясен (1952) тәмамлый.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 179 нчы истребительләр авиаполкының эскадрилья командиры (5 нче һава армиясе, 5 нче штурмлаучы авиация корпусы, 331 нче истребительләр авиация дивизиясе). Төньяк Кавказ, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышларда (1942-1943), Харьков операциясендә (1943), Украина, Румыния, Молдавия, Венгрия, Австрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша.

501 сугышчан очыш ясый, 25 һава сугышында катнашып, дошманның 4 самолетын үзе һәм төркем сугышында 3 самолетын бәреп төшерә.

Сугыштан соң Хәрби һава көчләрендә югары командирлык вазифаларын башкара.

1971 елдан отставкада, Архангельск шәһәрендә, аннары соңрак Чистайда яши.

Бүләкләре

Ленин, өч Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Чистайда Геройлар аллеясында Ә.Җ.Вәлиев хөрмәтенә исем тактасы куела, аның исеме белән урам атала.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Джураев Т.Д. Верные сыны Родины. Ташкент, 1964;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Березняк Н.Г. Герои Советского Союза — узбекистанцы. Ташкент, 1984;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 32;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2025. Т. 3. С. 667, 696.

Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина