Биографиясе

1872 елның 21 апреле, Түбән Новгород губернасы Сергач шәһәре – 1936 елның 23 сентябре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1902 ел), шунда ук эшли: приват-доцент (1906–1917 еллар), агрохимия кафедрасы профессоры (1917–1936 еллар).

Бер үк вакытта университетның медицина факультетында (1935 елдан медицина институты) аналитик химия кафедрасын җитәкли.

Казан авыл хужалыгы институтын оештыруда һәм аны ныгытуда актив катнаша, проректоры була (1925–1927 елларда).

Фәнни эшчәнлеге

Беренче фәнни-тикшеренүләре туфрак гумусын «хамелеон» белән оксидлап билгеләү алымын эшләүгә багышлана. Бу алым кайбер үзгәртүләр белән безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә киң тарала. Үсемлекләрнең туфрак химия составына караганда аның физик режимына таләпчәнрәк булуын раслый. Чәчү әйләнешенең туфрак эремәсе составын көйләүче ышанычлы чара булуын исбатлый. Чәчү әйләнешенә клевер кертү һәм фосфорит, гипс, известь куллануның көлсу туфраклар уңдырышлылыгын күтәрүгә ярдәм итүен күрсәтә.

Хезмәтләре

Определение гумуса в почве титрованием «хамелеоном» // Журн. опытной агрономии. 1904. Т. 5; 

Почвенные растворы // Уч. зап. Казан. университета. 1910. Т. 77; 

О плодородии почвы. Казань, 1914; 

Удобрение подзолистых почв в связи с их кислотностью // Уч. зап. Казан. университета. 1928. Т. 88; 

Несколько наблюдений над изменением реакции почвы при внесении в неё углекислой извести. Казань, 1930; 

К вопросу о перспективах гипсования почв // Уч. зап. Казан. университета. 1931. Т. 91.

Әдәбият

Колоскова А.В. Виктор Петрович Ищереков // Почвоведение. 1989. № 2.