Эчтәлек

Америка галимнәре В. Брайа белән П. Вагнер тарафыннан кристаллның тышкы магнит кырына нисбәттән магнитлашу юнәлеше инверсиясеннән соң ЭПР сигналының вакыт барышындагы эволюциясен анализлау нигезендә очраклы рәвештә ачыклана.

Казан галимнәре С.А.Альтшулер, Р.М.Вәлишев, Б.И.Кочелаев һәм А.Х.Хәсәнов Мандельштам-Бриллюэнның яктылык чәчелдерү алымын (яктылык квантлары ешлыгының үзгәрүе хәлендә фононнардагы нәсыгылмалы чәчелеш) кулланып, фонон ташкынын беренче тапкыр турыдан-туры күзәтәләр (1971).

Фонон ташкыны электромагнетик дулкыннарны туендыручы импульсны ЭПР линиясе үзәгенә карата тайпылган ешлыкта ялгаганнан соң барлыкка килә, бу исә ЭПР линиясе канатына тайпылган ешлыкларда энергиянең спин кимәлләрендәге кисәкчә микъдарының инверсияләнүе белән нәтиҗәләнә. С.А.Альтшулер һ.б. Фонон ташкыны үсеше процессында ташкын фононнарының ешлык спектры кискен рәвештә тараеп, ташкын иң югары ноктага җиткәч фононнарның җылынуы дәрәҗәсе парамагнит кристаллы температурасыннан ун меңнәрчә тапкыр артыграк була дигән ачыш ясыйлар. Бу күренешнең теориясе спин температура концепциясе нигезендә үстерелә, ягъни тәҗрибә күрсәткән нәтиҗәләрне тасвирлый.

Әдәбият

Абрагам А., Блини Б. Электронный парамагнитный резонанс переходных ионов. М., 1972. Т. 1; 

Altshuler S.A., Khasanov A., Kochelaev B.I. Studies of spin systems by means of light scattering in paramagnetic crystals // Spectroscopy of Solids Containing Rare Earth Ions. Amst., 1987.