- РУС
- ТАТ
(Ижболдин Борис әл-Бәкри) икътисадчы, тарихчы, икътисад фәннәре докторы (1926 ел)
1899 ел, Мәскәү – 1982 ел, Нью-Йорк штаты, АКШ
Татар морзалары нәселеннән.
Мәскәү император лицеен тәмамлый (1917 ел).
Октябрь революциясеннән соң Германиягә китә, Берлин университетының Коммерция мәктәбен тәмамлый (1925 ел).
1926–1928 елларда Кёльн университеты профессоры.
1928 елдан Париж университының Рус икътисад һәм хокук институты адъюнкт-профессоры, бер үк вакытта 1928–1930, 1932–1939 елларда Белград университетының Рус гыйльми институты профессоры.
1939 елдан АКШта: Сент-Луис шәһәрендәге университетның икътисад профессоры, бер үк вакытта Кёльн университетында һәм Европадагы кайбер башка университетларда икътисад буенча лекцияләр укый. Халыкара социаль хәрәкәт институты (Париж, 1937 ел), Британия фән һәм белем алуга химаячелек итү фәнни җәмгыяте (1938 ел), «Россия тарихы һәм русларның шәҗәрә агачы» җәмгыяте (Нью-Йорк, 1944 ел), Америка икътисад җәмгыяте (1945 ел) әгъзасы.
Хезмәтләре 1930 еллар һәм Икенче бөтендөнья сугышыннан соңгы чор дөнья икътисады, сәүдә сәясәте мәсьәләләренә карый.
Ижболдин әл-Бәкри – Алтын Урданың, татар халкының Рус дәүләте тарихындагы роле яктырылган «Татарлар тарихы очерклары» («Essays on Tatar history», New Delhi, 1963 ел) китабы авторы.
1960 елларда китап Европа һәм Азиянең күп кенә инглиз телендә аралашучы илләрендә киң яңгыраш таба.
2003 елларда татар телендә нәшер ителә («Татар тарихы»).
Die russische Handelpolitik der Gegenwartena, Gustav Fischer. 1930;
Die lehre von der «beseselten» Betriebswirtschaft. Belgrade, 1931;
The Eurasian Movement // Russian Review. Spring, 1956; Economic Synthesis. [S.I], 1958.
Автор – Г.С.Сабирҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.