Эчтәлек

1897 елгы Бөтенроссия халыкларын исәпкә алу вакытында Бохари төркиләр 11 мең кеше, 1926 елда 15 меңнән артыграк кеше теркәлгән. Шуннан соң аерып исәпкә алынмаганнар.

Бохари төркиләр төркеменә Урта Азия ханлыкларыннан XV–XVII йөзләрдә Көнбатыш Себергә күчеп килгән төрки халык вәкилләре варислары керә (үзбәк, уйгыр, казакъ, каракалпак һ.б.). Алар арасында булган аз сандагы таҗиклар да халык санын исәпкә алу вакытында үзләрен бохари төркиләр дип теркәткәннәр.

Бохари төркиләр хәзерге Омск, Төмән, Томск өлкәләрендә аерым авылларда һәм Төмән, Тубыл, Тара, Томск һ.б. шәһәрләрдә яшиләр. Баштарак Россия хакимияте аларны ирекле рәвештә Россия гражданлыгына күчкән чит ил кешеләре буларак таный һәм кайбер өстенлекләрдән файдалану мөмкинлеген тудыра (ирекле рәвештә күчеп йөрү, Россия империясе чикләрендә пошлина түләмичә сәүдә итү һ.б.).

Бохари төркиләрнең үз административ идарә оешмалары булган («команда», волость), алар башында авыл старосталары, волость старшиналары («волость башлыгы») торган. Игенчелек, терлекчелек, сәүдә, һөнәрчелек белән көн күргәннәр. Күн эшкәртү, келәм-палас туку һ.б. төр әйберләр җитештерү сәнәгатен үзләштергәннәр. Урта Азиядән һәм Кытайдан китерелгән товарларны Себер өлкәләрендә һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә сатуны оештырганнар.

Себер төбәгендә ислам дине таралуына һәм себер татарларының этник культурасы формалашуга йогынтылары бар.

ХХ йөз урталарыннан бердәм этнотерриториаль Себер татарлары катлавына керәләр.

Әдәбият

Авдеев И.И., Струкова И.П. Тобольские и тюменские татары: Историко-этнографический очерк. Омск, 1937.

Алексеев М.П. Сибирь в известиях западно-европейских путешественников и писателей. Иркутск, 1941.

Зияев Х. Узбеки в Сибири. Ташкент, 1968.

Исхакова С.М. О языке сибирских бухарцев // Общественные науки в Узбекистане. 1968. № 5.

Валеев Ф.Т. Западно-сибирские татары. Казань, 1980.

Валеев Ф.Т. Сибирские татары: Культура и быт. Казань, 1993.

Томилов Н.А. Тюркоязычное население Западно-Сибирской равнины в конце XVI – первой четверти XIX вв. Томск, 1981.

Автор – Ф.Т.Вәлиев