Биографиясе

1923 елның 22 октябре, Казан – 1989 елның 26 декабре, Алма-Ата.

1948 елда Казан авиация институтын тәмамлый, Мәскәү, Казан авиация заводларында эшли. 1956–1969 елларда Атом энергиясен тынычлык максатында файдалану буенча дәүләт комитетының Физика-энергетика институтында (Обнинск шәһәре), лаборатория мөдире.

1969–1989 елларда Казакъстан ССР ФАнең Төш физикасы институтында (Алма-Ата): директор (1970–1987), профессор (1977), лаборатория мөдире (1987 елдан).

Бер үк вакытта 1974–1986 елларда Казакъстан ССР ФАнең вице-президенты.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре каты җисем физикасына, радиацияле материаллар белеменә, атом энергетикасына, төш техникасына карый. Ибраһимов радиацион нурланыш нәтиҗәсендә металларның рекристаллашу процессының акрынаюы, катлаулы эретмәләрне нурланыш белән чыныктыру, нурландырылган металларда бүленгән кисәкчекләр диффузиясенең акрынаюы, эрү температурасына якын температурада нурландырылган металларда гелий күзәнәкләренең кабат эрү күренешләрен ача һәм тикшерә. Саф металларның нейтроннар һәм корылган кисәкчекләр белән нурландыру нәтиҗәсендә ныгуы, уалмаучанлыгы, физик үзлекләре үзгәрүе закончалыкларын исбатлый. Ибраһимов һәм аның шәкертләре үз хезмәтләрендә легирлаучы һәм катнашма элементлар микъдарының һәм башлангыч структурасының, киеренке халәттәге пластик деформация дефектларының һәм нурланыш температурасының металл материалларның фаза-структур халәте тотрыклылыгына, нурланыш белән зарарлану дәрәҗәсенә йогынтысын ачыклыйлар. Ибраһимов тарафыннан күп кенә гамәли күрсәтмәләр һәм тәкъдимнар эшләнә, аларны гамәлгә ашыру төш энергетикасында кулланыла торган материалларның нурланышка чыдамлыгын, төш-энергетика җайланмаларының экономиялелеген күтәрүгә һәм хәвефсезлеген арттыруга ярдәм итә.

Казакъстан ССР ЮСның 10 нчы һәм 11 нче чакырылыш депутаты.

Бүләкләре

Казакъстан ССР Дәүләт бүләге лауреаты (1978). Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Проблемы радиационной физики низких и средних энергий // Изв. АН СССР. Сер. физ.-мат. 1979. Т. 43;

Влияние облучения протонами с энергией 7 Мэв на электросопротивление железа // Изв. АН Казахской ССР. Сер. физ.-мат. 1982. № 4 (автордаш);

Наблюдение взаимодействия примесь-междоузлие в облучённом ниобии // Докл. АН СССР. 1982. Т. 25, № 2;

Радиационные повреждения металлов и сплавов. М., 1985 (автордаш).

Әдәбият             

Казахская ССР: Краткая энцикл. А.-А., 1989. Т. 3.                                

Автор — Р.Г.Усманов