Биографиясе

1931 елның 16 феврале, Казан — 2012 елның 11 июле, шунда ук.

Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) театр сәнгате гыйлеме факультетын (1964), Ленинградта телевидение режиссёрлары курсларын (1963) тәмамлый.

1958–1960 елларда — Татар республика күчмә театрында режиссёр ярдәмчесе. 1960–1991 елларда Казан телевидение студиясе режиссёры, бер үк вакытта, 1978–2002 елларда, Казан кинохроника студиясе кинорежиссёры, 1991–1997 елларда ТР Госкиносында иҗади мәсьәләләр буенча белгеч.

2008 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында (хәзер Казан мәдәният институты) укыта.

 Үтәгәнов тарафыннан Казан кинохроника студиясендә төшерелгән беренче «Халык комиссары турында хикәят» (Мулланур Вахитовка багышлана, 1966) фильмы Куйбышев шәһәрендә (Самара) узган зона кинофорумында 1 нче дәрәҗә дипломга лаек була. Хөсәен Ямашев турында фильмның (1967), «Совет Татарстаны» (2 серияле, 1969), «Сезнең йортыгызга тынычлык» (1972), «Якты юл» (1976) фильмнарының, ТАССР телевидениесендә күрсәтелгән «Кадерле кичәләр» (1971–1976), «Әллүки-бәллүки» (1977–1979) тапшырулары циклларының режиссёры.

«Киң Иделдә» киножурналының 50 дән артык чыгарылышын эшләүдә катнаша. 1988–2003 елларда Үтәгәнов Татарстанның танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре турында фильмнар сериясен төшерә: «Галимҗан Ибраһимов» (1988), композитор Сара Садыйкова турында «Моңсара» (1996), «Рәссам Илдар Ханов», «Композитор София Гобәйдуллина», «Шагыйрь Ренат Харис», «Салих Сәйдәшев» (барысы да — 2001 елда), «Академик Мансур Хәсәнов» (2003); 13 Советлар Союзы Герое — Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстанлылар (2 серияле, 1993) турында фильм, «Җиңү киләсенә мин ышандым» (1995) фильмы.

Медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Алексеева Е.П. Союз кинематографистов Республики Татарстан: 25 лет. К., 2006.

Автор — Е.П.Алексеева