Биографиясе

1872 елның 14 октябре, Керчь шәһәре — 1920 елның 25 феврале, Томск шәһәре.

Керчь Александр гимназиясен (1891), Мәскәү университетын (1895) тәмамлый. Укытучылары арасында — профессор П.Г.Виноградов, В.И.Герье, В.О.Ключевский, П.Н.Милюков. Мәскәү университетында профессор дәрәҗәсенә әзерләү өчен калдырыла, бер үк вакытта Константин җир төзү институтында, соңрак С.А.Арсеньева һәм А.Ф.Гросманның хатын-кызлар гимназиясендә укыта.

1901 елдан Казан университетының гомуми тарих кафедрасында; профессор (1907 елдан). Гомуми тарих, тарихи танып белү методологиясе буенча лекцияләр укый.

Казанда Югары хатын-кызлар курсларын оештыручыларның берсе (1906), директор урынбасары (1908 елга кадәр), попечительләр советы секретаре, директор (1917).

Кадетлар партиясенең Казан губерна бүлекчәсе әгъзасы, аның лидерларының берсе (1905 елдан). Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте рәисе (1914 елдан), Болгар шәһәрлегендә археол. казуларга зур игътибар бирә.

1918 елның сентябре башында Казан университетының Гыйльми советы тарафыннан Самара шәһәренә, халык мәгарифе мәсьәләләре буенча КОМУЧ оештырган махсус киңәшмәгә (9 сентябрьдә булып уза) җибәрелә.

Кызыл Армиянең Көнчыгыш фронтта киң колачлы контрһөҗүме Хвостовка Казанга кайтырга мөмкинлек бирми.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Грециянең эллинизм чоры тарихына һәм Көнбатыш Европаның яңа заман тарихына карый. 1901—1914 елларда яңа чыганаклар эзләү максатында 11 мәртәбә чит илләрдә була, чыганакларның күбесен фәнни әйләнешкә кертә. Эллинистик һәм рим Мисыры тарихының социаль-икътисади мәсьәләләренә багышланган хезмәтләре — «Грек-рим Мисырының Шәрекъ белән сәүдәсе тарихы» («История восточной торговли греко-римского Египта», 1907), «Грек-рим Мисырында сәнәгатьне һәм сәүдәне оештыру буенча очерклар» («Очерки организации промышленности и торговли в греко-римском Египте», 1914) һ.б. авторны борынгы заман тарихының иң яхшы белгечләренең берсе итеп таныта.

Хвостов һөнәрләр һәм сәүдә үсешен аерым илләрнең социаль-икътисади үсешенең гомуми юнәлеше белән бәйләнештә, хезмәт ияләренең көнкүрешен һәм хәлен өйрәнә. Борынгы тарихның барлык бүлекләрен колачлаган 5 лекцияләр курсы авторы. Аларда Хвостов тарих фәненең теоретик мәсьәләләрен карый, төрле фикерләр кузгаткан проблемаларны аерып чыгара. Чыганакларның һәм фактик материалның байлыгы белән Хвостовның хезмәтләре бүген дә әһәмиятләрен югалтмый.

Тифтан вафат була.

Хезмәтләр

История Рима. К., 1907; 

История Греции. М., 1908; 

История Древнего Востока. К., 1909; 

История Римской империи. К., 1909; 

История Римской республики. К., 1911; 

Лекции по методологии и философии истории. К., 1913; 

Развитие форм промышленности в древнем мире. К., 1915; 

История рабочего движения в Западной Европе в новое время. К., 1917.

Әдәбият   

Шофман А.С. Михаил Михайлович Хвостов. К., 1979.

Автор — Л. М.Айнетдинова