Биографиясе

1933 елның 9 марты, Казан — 2015 ел, Новосибирск шәһәре.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1956), Казан авиация институтында эшли.

1966–1968 елларда РФАнең Себер бүлегендә: Теоретик һәм гамәли механика институтында, 1973 елдан Гидродинамика институтында, әйдәүче фәнни хезмәткәр (1992–2008).

Хезмәтләре гидродинамика мәсьәләләрендә гадиләшә баручы параболик дифференциаль тигезләмәләр һәм системалар өчен чик буе мәсьәләләре теориясенә карый. Хөснетдинова ике үлчәмле нәстационар фильтрация тигезләмәләре өчен чик буе мәсьәләләренең корректлыгын тикшерә, күп компонентлы газ өчен чик буе катламы матем. моделен нигезли (бергә). Яссы параллель һәм күчәр симметрияле сыпырым очракларында кысылган төрле составлы сыекча өчен кулланылган чик буе температура катламының дифференциаль тигезләмәләре системасын тикшереп аңа нисбәтән чик буе мәсьәләләренең барлыгы һәм берлеге теоремаларын исбатлый.

Акробатика буенча спорт мастеры.

Хезмәтләре   

О стабилизации решений нелинейного уравнения фильтрации двухфазной жидкости // Прикладная механика и техн. физика. 1999. Т. 40, № 3; 

Качественные свойства отрывных течений в пограничном слое Прандтля // Сибирский мат. журн. 2001.Т.42, № 6; 

Теоретический анализ модели теплового пограничного слоя с сопротивлением // Сибирский мат. журн. 2005. Т. 46, № 2.