Биографиясе

1931 елның 25 августы, Мамадыш районы Акман авылы – 2022 елның 24 августы, Казан.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1959). Мамадыш (1948–1963), Казан (1963–1971) урта мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

1971 елдан Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалында эшли, 1977 елдан Казан педагогика институтында, 1988–1999 елларда әдәбият кафедрасы мөдире, 1999 елдан рус, чит ил әдәбиятлары һәм аларны укыту методикасы кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар мәктәпләрендә рус әдәбиятын укыту методикасына карый. Татар мәктәпләрендә һәм милли мәктәпләрдә рус әдәбиятын укыту дәреслекләре һәм хрестоматияләр авторы.

Хезмәтләре

Изучение литературных взаимосвязей в татарской школе. Казань, 1979.

Вопросы преподавания русской литературы в национальной школе. Л., 1982 (автордаш).

Уроки внеклассного чтения в 4–7 классах национальных школ. Л., 1985 (автордаш).